среда, 26 июня 2019 г.

Татар теленнән экологик күрмә диктантлары


Татар теленнән экологик күрмә диктантлары

Чәчәккә үрелүгә,
Сизде бугай уемны:
--Өзмә! -- диеп, бал корты
Чагып алды кулымны.


Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!


Кунма син, песнәк,
Агач башына.
Мин бодай сиптем
Тәрәз каршына.

Җылы яклардан
Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.

Ак, ал, кызыл гөмбәләрне
Табам да кисеп алам,
Тик чебен гөмбәсе кебек
Агулысын өзмимен.

Вил гөлне өзгән.
Гөл әйткән: “Җитәр,
Алай күп өзсәң,
Бар ямем бетәр.”

Мәк чәчәген өзәргә
Китергән идем учны,
--Тимә,тимә! – дип, бал корты
Янымда выжлап очты.


Комментариев нет:

Отправить комментарий

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...