четверг, 20 июня 2019 г.

“Шүрәле”



Автор: Богапова Зөһрә Фаризановна


Автор:
-Ямь-яшел урманда,
Чәчәкле аланда
Шүрәле яшәгән,
Урманны саклаган.

Шүрәле:
-Кем минем урманны
Чәчәксез калдыра?
Учакны онытып
Урманны яндыра?

Кем икән урманда
Чүпләрне калдыра?
Кырмыска оясын
Туздыра, пыр итә?

Кем минем урманда
Кычкыра, шаяра?
Бәләкәй кошларны
Рәхимсез үтерә?

Кем минем урманда
Рөхсәтсез йөргән?
Менә бу агачта
Балтаны оныткан.

Ай, минем агачым,
Түз инде, сабыр ит!
Мин сиңа булышам,
Балтаны чыгарам.

Автор:
-Шүрәле балтаны
Чыгара башлаган.
Бер кулы ярыкка
Кереп кысылган.


Шүрәле:
-         Ай, минем бармагым
Агачта кысылган.
Кеше баласы мине
Алдалаган!

(Малайны күреп)
Кил инде якынрак,
Кил минем яныма,
Коткарсан син мине,
Мин тимәмен сиңа.
Малай:
Юк инде, Шүрәле,
Ышанмыйм мин сиңа.
Син мине кытыклап,
Үтерәсең монда.

Шүрәле:
Ай, юньсез, шәфкатьсез,
Рәхимсез бала!
Бул син бу минуттан
Ямь-яшел карама.

Автор:
Бу бала әйләнде
Бер яшел куакка.
Ә безнең Шүрәле
Тора һаман сакта!

Комментариев нет:

Отправить комментарий

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...